Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда танылган баянчы яшьли вафат булган

news_top_970_100
Чаллыда танылган баянчы яшьли вафат булган
Фото: © ДМШ №2

5 мартта Чаллыда баянчы-виртоуз Юрий Рыбин 38 яшендә вафат булган. Ул музыка мәктәбендә укыткан, халыкара бәйгеләр лауреаты булган. Үлем сәбәбе – инсульт. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Аны хастаханәгә алып киләләр, табиблар тырышлыгына карамастан, коткарып булмый.

Рыбин «КамАЗ» мәдәният йортында артист булып эшли, шәһәр концертларында, фестивальләрдә катнаша.

Юрий Рыбин Чаллыда туган, 6нчы музыка мәктәбен, сәнгать көллиятен тәмамлаган, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган.

«Ул 38 ел яшәде, күп эшләде, сәхнә белән яшәде, музыка белән яшәде. Юрий озак еллар дәвамында 2нче балалар музыка мәктәбе укытучыларының «Старый город» ансамбле составында халык музыкасын яратучыларны сөендерде. Аны бик яхшы беләләр иде. Ул шәһәрнең бик күп коллективлары, «Булгар» бию коллективы, «Визит» джаз оркестры белән эшләде, «Шарм» дуэтында катнашты. Шундый якты кеше булмау кызганыч…» – диелә мәрхүмнең хезмәттәшләре хәбәрендә. Алар Юрий Рыбинның якыннарының кайгысын уртаклаша.

Юрий Рыбин «АИГЕЛ» – Чаллы кызы Айгөл Гайсина белән дә эшләгән.

Мәрхүмне 7 мартта соңгы юлга озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100