Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда талпан кадалуның беренче очрагы теркәлгән

news_top_970_100

Чаллыда яшүсмернең күкрәгенә талпан кадалган. Бу шәһәрдә беренче очрак, дип яза «Челнинские известия».

Талпанны (урман бете) өйдә тартып алганнар, лабораториягә илткәннәр. Аңа анализ ясалганнан соң дәвалау кирәк булачакмы-юкмы икәнлеге ачыкланачак.

Былтыр талпан кадалуның беренче очрагы 12 апрельдә, 2020 елда 3 апрельдә теркәлгән булган.

Россиядә былтыр талпан кадалуның 430 мең очрагы теркәлгән, һәр дүртенче очрак балаларга туры килә. 938 очракта инфекция булу ачыкланган, 14 кеше шул инфекцияләрдән үлгән.

Талпан – халыкта аны «Урман бете» дип тә атыйлар 2-3 ел яши. Алар гадәттә яз һәм көз актив була. Ваклары кечкенә хайваннар, тычкан каны белән туенса, зурлары кешеләргә дә кадала. Талпаннар энцефалит, лайм-боррелиоз, геморрагик бизгәк кебек куркыныч авырулар тарата. Урман бете тараткан бу инфекцияләрнең кайберләре үлемгә дә китерергә мөмкин.

Бу авыруларны дәвалап була, шул сәбәпле,урман бете кадалса, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны мөстәкыйль алсагыз, аны лабораториягә анализга җибәрергә кирәк.

Лайм авыруы антибиотикларга тиз бирелә. Иртәрәк дәваларга тотыну уңай нәтиҗә бирә. Профилактик вакцина ясалмый. Бердәнбер юл үз-үзеңне урман бетеннән саклау.

Урман бете кадалмасын өчен берничә киңәш:

Киенгәндә чалбар балагын оекбаш эченә кыстырыгыз, ә күлмәкне чалбар эченә. Оекбашның резинкасы кысан булсын, чөнки бетләр оекбаш белән чалбар кыстырган урыннан эчкә керергә мөмкин. Җиң һәм чалбар манжетлары йомшак һәм салынып торырга тиеш. Башны яулык яки капюшон белән каплагыз. Гомумән әйткәндә, өстегезне күбрәк кием белән капларга тырышыгыз. Һәрбер 15 минут саен бер-берегезне тикшереп торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100