Чаллыда табиб Лариса Сираева вафат: «Катлаулы авыруга карамастан, һөнәренә тугры булды»
Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең (КДМЦ) балалар хирургы Лариса Сираева вафат. Аңа нибары 48 яшь булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Лариса Мирзаитовна 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә туган. Гомерен дә балаларны авырулардан коткаруга багышлый. Ул 2013 елдан КДМЦда эшләгән. Хирургия кораллары һәм эндоскопия кебек заманча технологияләр ярдәмендә ул йөзләгән нәни пациентның гомерен саклап калган.
Катлаулы авыруына да карамастан, Лариса Сираева соңгы көннәренә кадәр яраткан һөнәренә тугры була.
«Аның балаларга чиксез мәхәббәте, һөнәри осталыгы аны белгән һәркемнең йөрәгендә сакланачак. Лариса Мирзаитовнаның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – диелгән хезмәттәшләре язган некрологта.
Лариса Сираева белән хушлашу иртәгә, 4 декабрьдә, 9:00 сәгатьтә, шәһәр моргының хушлашу залында була.