news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда табиб һәм слесарь мошенникларга 3 миллион сум акча күчергәннәр

news_top

Чаллыда табиб һәм слесарь булып эшләүче ике ир-ат мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Полициягә җыйган акчаларын югалткан ике зыян күрүче мөрәҗәгать иткән. Икесе дә охшаш сценарий буенча алданган.

Мошенниклар аларга акчаларын ашыгыч рәвештә «куркынычсыз счетка» күчереп саклап калырга кушканнар. Аферистларның корбаннары сәүдә үзәкләренә — банкоматларга юл тоткан. Шәһәр хастаханәсенең 69 яшьлек табибы 1 миллион 980 мең сумын, ә җирле предприятиедә эшләүче 32 яшьлек слесарь 1 миллион 303 мең сумын күчергән.

Алар үзләре мондый җинаятьләр турында белгәннәр, әмма бу бәла үзләренә кагылыр дип уйламаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар