news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда судка килгән әбинең таягы эчендә лезвие тапканнар

news_top
Чаллыда судка килгән әбинең таягы эчендә лезвие тапканнар
Фото: https://tatarstan24.tv/, Чаллы шәһәр суды матбугат хезмәте

Чаллы шәһәр судына килгән пенсионер хатынның кул таягы эчендә лезвие яшерелгән булган. Бу турыда «Татарстан 24» Чаллы шәһәр суды матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Әлеге хатын судка авария буенча зыян күрүче буларак килә. Ләкин аның кул таягы эчендә табылдык күпләрне гаҗәпкә калдыра.

Суд приставлары лезвиены тапкач, пенсионеркага карата административ протокол яза. Хатын-кыз сүзләренчә, кул таягы аңа авария вакытында сөяге сыну аркасында кирәк булган. Кул таягын аңа бүләк иткәннәр, ул таяк эчендә лезвие барлыгын белмәвен әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар