news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда студент кыз һәлак булган туганы өчен алган миллионнарны мошенникларга күчергән

news_top

Чаллы югары уку йортларының берсендә укучы 19 яшьлек студент кыз мошенниклар корбаны булган. Алар, кызны алдап, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган туганы өчен алган акчаларын урлаганнар. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Мошенниклар, кызга шалтыратып, акчаларын «саклап калу» буенча «инструкция» биргән. Шулай итеп, 3 миллион 565 мең сум акчаны үзләштергәннәр. Студент кыз аларга ышанган һәм барлык сумманы әйтелгән номерына күчергән.

Студент кыз алдануын «консультантлар» элемтәгә чыгудан туктагач кына аңлап алган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы статьясы («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган. Сөйләшүләр Ульяновск һәм Кемерово өлкәләрендә теркәлгән номерлардан алып барылганы ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар