news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда сигез көн эзләүдә булган ир-ат үле килеш табылган

news_top

Чаллыда 19 майда югалган 76 яшьлек Дамир Әхмәтовны үле килеш тапканнар. Аны туганнары, волонтерлар һәм полиция эзләде. Мәете Сидоровка бистәсендә кибет артында, кырда табылган, дип яза «Челниниские известия» сайты.

Дамир Әхмәтов җиде көн элек үлгән. Үлем сәбәбен судмедэкспертиза ачыклаячак.

«Без аны исән килеш табарбыз дип ахыргача өметләндек», – дип сөйләгән волонтерлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар