Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Россиянең халык артисты Олег Газманов бүләк иткән түбәтәйне киеп җырлаган

news_top_970_100
Чаллыда Россиянең халык артисты Олег Газманов бүләк иткән түбәтәйне киеп җырлаган
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллыга концерт программасы белән Россиянең халык артисты Олег Газманов килде. «Морячка», «Мои ясные дни», «Есаул», «Смуглянка» кебек җырлары белән халык күңелен яулаган җырчы сәхнәне элеккечә кыздырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Зал шыгрым тулы иде. Олег Газманов җырлаганда, бөтен халык җырлады. Биеделәр. Концерт патриотик рухта барды. Шулхәтле күңелле узды», – дип, фикерләре белән уртаклашты «Идел-Урал инвалид спортсменнар хәйрия фонды» рәисе Ракит Әбделманов.

Олег Газмановны сәхнәгә чыгып зурлаганнар. Түбәтәй, «Татарстан батырлары» китабы һәм чәкчәк бүләк иткәннәр. Чаллы тамашачысының шулай җылы кабул итүенә җырчы шаккаткан.

«Олег Газмановтан татар ясадык та куйдык. Үзе дә «мин хәзер татар аксакалы булдым, бик горурланам» диде. «Дөресен генә әйткәндә, миндә татар каны бар бит», – дип тә өстәде», – ди Ракит Әбделманов.

Фото: https://shahrichalli.ru/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100