Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда пассажирлар утырган автобус әйләнеп капланган

news_top_970_100
Чаллыда пассажирлар утырган автобус әйләнеп капланган
https://www.tatar-inform.ru

Чаллыда бүген кичке 5ләр тирәсендә автобус әйләнеп капланган. Салонда пассажирлар да булган. Пассажир автобусы «КамАЗ» машинасы белән бәрелешкән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Чаллы буенча ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков сүзләренчә, урында полиция эшли. Якынча белешмә буенча, 7нче маршрутка пассажирларны төшерү өчен тукталган. «КамАЗ» йөртүчесе имин дистанция сакламаган, каршыда торган микроавтобуска килеп бәрелгән. Шуннан соң автобус ян ягына әйләнеп капланган.

4 пассажир имгәнгән. Урында 2 «ашыгыч ярдәм» машинасы эшли. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә илтергә җыеналар, аларга хастаханәгә яту таләп ителмәве ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, авариядә 5 кеше имгәнгән.

Авариядә зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта, дигәннәр Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Авария вакытында салонда 6 кеше булган. Имгәнүчеләр арасында машина йөртүче дә бар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100