news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда парковкадагы машиналар түбәсеннән сикереп йөрүче егетне видеога төшергәннәр

news_top
Чаллыда парковкадагы машиналар түбәсеннән сикереп йөрүче егетне видеога төшергәннәр
видеодан скриншот

Чаллыда парковкада торган машиналарның түбәсенә басып сикереп йөрүче егетне видеога төшереп алганнар. Бу кадрларны «Татарстан 24» каналы күрсәтте.

Күрше йортларда яшәүчеләр әлеге вакыйга кадрларын социаль челтәрләрдә тараткан.

Егет бер машина түбәсеннән икенчесенә сикерә-сикерә бара. Ул узган саен, машиналарның сигнализациясе эшли башлый.

Шаһитлар сүзләренчә, биредә йөрүче яшьләр исерек була.

Социаль челтәр кулланучылар бу хәлгә ачулана. «Яшьләрнең намусы юк, тотсалар, әти-әниләре түлисе була бит», – диләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар