news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда өч ай элек дача янында югалган хатын-кызны эзлиләр

news_top
Чаллыда өч ай элек дача янында югалган хатын-кызны эзлиләр

Чаллы шәһәрендә һәм шәһәр тирәлегендә 43 яшьлек Екатерина Тополны эзләү дәвам итә, ул быел 28 июньдә «Орбита-2» бакча ширкәте территориясендә югалган, дип яза Челнинские известия порталы.

Шушы көннәрдә волонтерлар бакчачылык ширкәте янындагы урманда эзләгәннәр. «Зур территория буенча эзләдек, зур эш башкарылды. Куаклар һәм агач үсентеләре аша уңайсыз җирләрдән үтәргә туры килде. Алты сәгать туктаусыз эзләнеп, урманны йөреп чыктык. Кызганыч, нәтиҗәсез», – дип сөйләгән волонтерларның берсе.

Әгәр бу хатынның кайда булуы турында берәр мәгълүмат бар икән, 112, 102 яки 8-800-700-56-76 номерына шалтыратырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар