Чаллыда күп балалы гаиләдә балаларны тәрбияләү бурычларын үтәмәү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 23 яшьлек хатын-кызга карата тикшерүне «Автозаводский» полиция бүлеге башкара. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге хәл шәһәрнең 78нче комплексында булган. 12нче катта кондиционерның тышкы блогы өчен куелган кәрзиндә кечкенә бала утыруын күршеләр күреп алган. Бала анда ачык тәрәзә аша чыккан.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, фатирда 23 яшьлек ана, 24 яшьлек әти һәм өч бала — 1 яшьлек һәм 3 яшьлек кызлар, шулай ук 2яшьлек малай яши. Бу көнне ата-ана балаларын өйдә үзләрен генә калдырган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, ир белән хатын хәмер эчү белән мавыга, фатирда тәртип тә, азык-төлек тә булмаган. Соңрак медицина тикшерүе вакытында балаларда педикулёз — бетләү ачыкланган.
Хәзерге вакытта балаларның барысын да Чаллыдагы Балалар йортына урнаштырганнар. Опека һәм попечительлек органнары ир белән хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә җыена, диелә хәбәрдә.