Чаллыда музыка укытучысы мошенникларга курьер аша 2,5 миллион сум акчасын биргән
Чаллыда яшәүче 70 яшьлек ханым мошенниклык турында полициягә гариза язган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Ул үзе турында музыка укытучысы булып эшләвен сөйләгән. Аңа «хокук саклау органнары хезмәткәре» шалтыраткач, укытучы ханым шунда ук борчыла башлаган. Сәбәбе дә җитди була: янәсе, аның барлык шәхси җыелган акчаларын явыз ниятле кешеләрдән коткарырга һәм махсус службаларга «саклауга» тапшырырга кирәк икән. Ир-ат пенсионерны тынычландырган, бу бары тик вакытлыча гына, соңрак акчаны «тулысынча һәм имин-аман кайтарачакбыз», – дип ышандырган. Вакытны янга калдыру өчен, ул очрашуны курьер белән оештырырга тәкъдим иткән.
Чаллыда яшәүче ханым ризалашкан һәм 16.00 сәгатьтә 54 нче комплекстагы үз йортының подъезды янына чыгып, килгән ир-атка 2,5 миллион сум акча салынган төргәкне тапшырган.
Соңрак ул шул номерга шалтыратып караган, әмма ул инде сүндерелгән булган.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүче белән сөйләшүләр алып барылган телефон номерлары илнең төрле шәһәрләрендә теркәлгән.