news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда мумиягә әверелгән хатын-кыз мәете табылган

Ул чама белән бер ел элек вафат булган дип фаразлыйлар.

news_top
Чаллыда мумиягә әверелгән хатын-кыз мәете табылган
https://pixabay.com

Чаллыда прокуратураның махсус боерыгы буенча коткаручылар бер фатирның ишеген ачып кергән. Фатир эчендә 76 яшьлек хуҗабикәнең мәете табылган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре булмый. Ул чама белән бер ел элек үлгән дип фаразлыйлар.

Әлеге хатынның юкка чыгуын озак вакыт беркем дә сизмәгән. Әле күптән түгел генә социаль хезмәткәрләр борчылу белдергән. Алар пенсионер хатынның инде күптән пенсиясен алмавын ачыклаган. 

Башта әби озакка берәр кая киткән дип уйлаганнар. Күршеләре дә берни әйтә алмаган. Шуннан соң социаль хезмәт прокуратурага мөрәҗәгать итеп, чит кеше торагына керергә рөхсәт сораган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар