Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда мобилизацияләнгән ир-атларның өченче төркемен озаттылар

news_top_970_100
Чаллыда мобилизацияләнгән ир-атларның өченче төркемен озаттылар
Чаллы мэриясенең Телеграм каналы

Бүген Чаллыда мобилизацияләнгән ир-атларның өченче төркемен озаттылар. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданга иртә таңнан ир-егетләрнең якыннары, туганнары җыелды. Солдатларны озатырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килде, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең Телеграм каналы.

Наил Мәһдиев ир-атларга гаиләләренең шәһәр игътибарыннан читтә калмаячагын әйткән. «Без хәрбиләрнең гаиләләренә терәк булачакбыз – билгеле бер финанс нагрузкасын үз өстебезгә алу өчен барысын да эшләрбез.

Мин, шәһәр мэры, запастагы офицер һәм гап-гади кеше буларак, барлык халык алдында гаиләләрегезгә ярдәм итәргә сүз бирәм.

Намуслы хезмәт итегез! Бездән сезгә бер боерык – исән-имин һәм сау-сәламәт булып, өегезгә, Чаллыбызга әйләнеп кайтыгыз. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз һәм һәрвакыт көтәчәкбез. Изге юлга! Алга!» – дип сөйләгән ул.

 

Фото: © Чаллы мэриясенең Телеграм каналы

 

Фото: © Чаллы мэриясенең Телеграм каналы

Гаиләсе һәм иптәшләре белән хушлашканнан соң, 100 дән артык хәрби 3 автобуста Казанга юл тоткан. Озатыр алдыннан шәһәр мэры автобусларга кереп, егетләр белән шәхсән аралашкан, кулларын кысып, исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләгән. 

 

Фото: © Чаллы мэриясенең Телеграм каналы

 

Фото: © Чаллы мэриясенең Телеграм каналы

Кичә Чаллыдан 200дән артык ир-атны, аннан алда 74 кешене озатканнар иде. Шәһәр буенча махсус операциягә 1200 кеше китәргә тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100