news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда «медбрат» булып эшләүче 24 яшьлек егет югалган

news_top
Чаллыда «медбрат» булып эшләүче 24 яшьлек егет югалган
"Челны-онлайн" телеграм каналы

Чаллыда «медбрат» булып эшләүче 24 яшьлек Хәкимуллин Булат Айрат улын эзлиләр. Бу хакта «Челны онлайн» Телеграм каналы яза. 

Булат 12 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә. Якыннары һәм туганнары белән элемтәгә керми. Ул Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә «медбрат» булып эшләгән. Телефонын өйдә калдырган. Шулай ук Булатның якыннары һәм сөйгән кызына хат язып калдыруы билгеле.

Булатка карап торышка 25 яшьләр тирәсе, буе 180-185 см. Уртача гәүдәле, кыска кара чәчле. Аксыл көрән төстәге спорт костюмы, кыска жилет, көрән ботинка кигән, яланбаш.

Булатны күрүчеләрнең 8 927 434-77-888 937 777-67-29 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итүләре сорала. Шулай ук «ЧелныПоиск» Василиса» төркеме администраторы Екатерина Денисенкога язарга мөмкин, диелә хәбәрдә. 

 

Фото: © «Челны-онлайн» Телеграм каналы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар