news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда машина сатып алырга маташкан ир-ат ярты миллион сум акчасын югалткан

news_top

Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат автомобильләр сатыла торган махсус сервиста үзенә ошаган модельне тапкан һәм сатучыларга язган. Шуннан соң ул сатучылар кушкан счетка 525 мең сум акча күчергән. Аннары исә аңа калган 930 мең сумны җибәрергә кушканнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Шул ук вакытта сатып алучының «Машинаны шәһәргә кайчан китерәчәкләр?» дигән соравына җавап бирүче булмаган. Бу – ир-атны шикләнергә мәҗбүр иткән. Ул акчаның икенче өлешен җибәрмәскә булган. Аннары элемтә кинәт өзелгән.

Зыян күрүченең гаризасы нигезендә полиция бүлегендә «Мошенниклык», «Мошенниклык кылу омтылышы» маддәләре буенча җинаять эше ачканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар