news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда машина бәрдергән кыз берничә метрга очып киткән

news_top
Чаллыда машина бәрдергән кыз берничә метрга очып киткән
Фото: Чаллы Дәүләт автоинспекциясе, chelny-izvest.ru

Узган атнада Чаллыда бер хатын-кызны машина бәрдерә. Авария видеорегистратор камерасына эләгә. Кыз берничә метрга очып киткәне күренә. Хәзер аның исән калуы билгеле була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Регистратор кадрлары социаль челтәрләрдә тарала. Кызның исән калуын могҗизага тиңлиләр.

Авария 30 октябрьдә иртәнге сигезләр тирәсендә «Челныгорстрой» тукталышында була. Кадрлардан аңлашылганча, машина бәрдергәч, кыз берничә метрга өскә таба оча. Моңа кадәр аның сәламәтлеге турында билгеле булмый. Бәхеткә, аның исән калуын хәбәр итәләр.

«Лада Приора» белән 21 яшьлек егет идарә итә, ул Нариманов урамыннан Низаметдинов урамына таба бара. Шул чакта 26 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Якынча белешмә буенча, бу кыз светофорның кызыл төсе янганда юл аша чыкмачы була. Җитди имгәнгән кызны хастаханәгә китерәләр.

Тикшерү эшләре бара, дигәннәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар