Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда мәктәпкә ут төрткән баланың әнисен җаваплылыкка тартканнар

news_top_970_100

Чаллыда бер бала мәктәбенә ут төрткән. 10 яшьлек бала моңа кадәр дә аерым исәптә торган булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, 3нче сыйныфта укучы бала укытучы белән чыккан конфликт аркасында бинага ут төрткән.

Укучының әнисе «Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Янгынны мәктәп директоры сүндергән. Бина янында төтен күрүгә, ул янгын сүндерүчеләрне чакырырга кушкан. Алар килгәнче, ялкынны үзе сүндергән. Балаларны һәм персоналны эвакуацияләү кирәк булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100