Чаллыда кызамык: «Үлемгә китерергә мөмкин»
Чаллыдагы Монтессори балалар үзәгендә кызамык инфекциясе ачыкланган. 8 кеше авырый – балалар да, өлкәннәр дә. «Челнинские известия» вазгыятьнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклаган.
Чаллыдагы «Ника» шәхси балалар Монтессори үзәгендә кызамык таралуы турында билгеле булды. Бу вакыйга турында җәмәгатьчелек беренче тапкыр кичә иртән шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев докладыннан ишетте. Ләкин, авыру таралу күпкә иртәрәк – 2 атнадан артык элек булган. Бу хакта «Челнинские известия»гә Юлия Зәйнуллина язган.
Мәчет янындагы балалар үзәге
Чаллы шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балаларда һәм персоналда 8 кызамык очрагы ачыкланган. 3 июльдә балалар үзәгендә санитар-эпидемиологик тикшерү материалларын карау барышында санитар кагыйдәләрне һәм гигиена нормативларын бозу, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәү ачыкланган.
«Әлеге кагыйдә бозулар балалар һәм балалар учреждениесе персоналының сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудырган, гигиена һәм эпидемиягә каршы таләпләрне үтәмәү йогышлы авыруның барлыкка килүенә һәм таралуына китергән», – диелә материалда.
Балалар үзәге хуҗасы, үзәкнең белем бирү учреждениесе булмавын аңлатып, хокук бозулар белән килешми. ИП вәкиле, хокук бозу составы булмау сәбәпле, эшне туктатуны сорый. Әмма суд балалар үзәгенең эшчәнлеген 40 тәүлеккә туктатты.
«Ника» Монтессори үзәге 2 урында урнашкан: берсе – Алиш урамындагы элиталы торак комплексында, ә икенчесе – 27нче комплекста (кызамык шунда табылган). Балалар студиясе хәләл-үзәктәге территорияне арендалый, ул мөселман товарлары, никах өчен кием-салым, киптерелгән җиләк-җимеш кибетләре һәм «Чаллы яр» мәчете мәхәлләсе белән янәшәдә урнашкан.
«Челнинские известия» корреспонденты балалар үзәгенең эшләмәвен үзе күреп кайткан. Рольставнилар ябык, әмма аның янында ни өчендер балалар велосипедлары һәм самокатлары тора, ди ул. Үзәктә телефон аша эш сентябрьгә кадәр туктатылганын әйткәннәр.
«100 кешенең 96сы, зур ихтимал, авырыячак»
Баш санитар табиб Илгизәр Бариев аңлатканча, тикшерү нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак, шулай ук инфекциянең балалар учреждениесенә ничек эләгүе дә. Чөнки элек күпчелек очраклар читтән йоктырып кайтыла иде.
«Инфекциянең үзәккә ничек килеп эләгүен төгәл әйтүе кыен, Түбән Новгородтан әле барлык нәтиҗәләр дә килеп җитмәде. Кызамык – агрессив авыру, әгәр коллективта 100 кеше булса, аларның зур ихтимал белән 96сы авырыячак. Коронавирустан соң иммун система какшады, һәм һәркемнең дә вируска каршы вакцинасы да юк. Юкка гына Россия дәрәҗәсендә бар кешегә дә прививка ясатуга аерым игътибар бирүне таләп итмиләр», – ди Илгизәр Бариев.
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә «Челнинские известия»гә «авыручылар инде чыгарылган» дип хәбәр иттеләр.
Бу хәлне тагын да катлауландыра торган сәбәп – күп кенә ата-аналарның үз балаларына прививка ясатудан принципиаль рәвештә баш тартуы. Вакцина хәзер шәһәрнең барлык поликлиникаларында да бар, диелә.
«Вакцинациягә каршы булган ата-аналар күп. Безгә кызамык белән килгән балалар исә прививка ясатмаганнар. Бер прививкасы да ясалмаган 10 яшьлек балаларның килүе гаҗәп, ә әниләре моның кирәк түгеллегенә ышана», – ди Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, шәһәр буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Әгъләмова.
Балаларга прививкаларны планлы рәвештә 1 яшьтә, ә ревакцинацияне 6 яшьтә ясыйлар. Прививка ясатмаган, авырмаган һәм 1 тапкыр гына прививка ясаткан өлкәннәргә кызамыкка каршы прививканы 35 яшькә кадәр ясыйлар. Аерым контингентларга, мәсәлән, медицина хезмәткәрләренә, сәүдә, социаль һәм коммуналь өлкә учреждениеләре хезмәткәрләренә, кызамыкка каршы прививка 55 яшькә кадәр үткәрелә. Прививканы яшәү урыны буенча бушлай ясатырга мөмкин.
Мэр проблеманы яшермәскә чакырды. «Әгәр кызамык белән бәйле проблема бар икән, шәһәргә трансляция ясарга кирәк. Проблема бар икән, дәшми калмагыз. Кем нәрсә эшләргә тиеш – әйтегез. Шәхсиме яки муниципаль учреждениеме, аермасы юк – барысы да безнең балалар. Барысына да йөкләмә бирелергә тиеш. Билгеле, авыру таралу юк, әмма аерым очраклар турында да сөйләргә кирәк. Бүген алар бер-бер, ә иртәгә юк. Беркем дә беркемне дә мәҗбүр итәргә җыенмый, әмма куркынычны аңлаган фикер йөртүче кешеләр, һичшиксез, табибларны тыңлый», – дип аңлатма бирде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Үлемгә китерергә мөмкин
Прививка ясатмаган һәм кызамык белән авырмаган һәркем – куркыныч төркемендә. Пациент никадәр олырак булса, авыру шулкадәр авыррак үтә. Кызамык – бик йогышлы авыру. Барысы да югары температурадан, тамак авыртуыннан, салкын тиюдән, хәлсезлектән башлана. Шуннан соң тәндә тимгелләр, яктылыктан курку барлыкка килә, күзләр кызара. Авыру нәтиҗәсендә отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит барлыкка килергә мөмкин.
Кызамык энцефалиты һәм менингит кебек иң авыр нәтиҗәләре хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Кызамык йөкле хатыннар өчен аеруча куркыныч. Вирус белән очрашу яралгының үсешен боза һәм хатын-кызның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый ала.