Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда үсмер кыз нәни сеңелләрен үзләрен генә урамга чыгарган, балалар югалган

news_top_970_100
Чаллыда үсмер кыз нәни сеңелләрен үзләрен генә урамга чыгарган, балалар югалган
Владимир Васильев

Чаллыда 14 яшьлек кызга нәни сеңелләрен карап торырга калдырганнар. Үсмер кыз нәни балаларны үзләрен генә урамга уйнарга чыгарып җибәргән. Шулай итеп 4 һәм 6 яшьлек ике кыз югалган. Бу турыда Татарстан буенча Росгвардия идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Югалган балаларны ГЭС бистәсендә яшәүче хатын тапкан һәм полициягә хәбәр иткән. Урынга Росгвардия вәкилләре барган.

Нәни кызлар ишегалдына үзләре генә йөрергә чыгуларын, аннары җир асты кичүенә төшүләрен, башка йорт янына китүләрен сөйләгән. Аннары кызлар өйгә юлны таба алмаган инде. Алар бик курыккан. Тик адресларын әйтә алмаганнар. Аннары алардан өйләренең нинди булуын сорашканнар һәм адресны якынча ачыклаганнар.

Өй янына килгәч, балалар үз подъездын таныган. Росгвардия хезмәткәрләре аларны апаларына тапшырган. Апа кеше исә сеңелләре югалыр дип башына да китермәгән булган. Ул хокук саклаучыларга ярдәм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100