news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда кунакханә яна: кешеләр янган бинадан яланаяк чыгып йөгергән

news_top
Чаллыда кунакханә яна: кешеләр янган бинадан яланаяк чыгып йөгергән
видеодан скриншот

Чаллыдагы 30нчы бистәдә урнашкан «Камарумс» кунакханәсендә бүген 9.40 сәгатьтә янгын чыккан. Ут телләре бөтен бинаны чолгап алган. Хәвеф урынында янгын сүндерүчеләр эшли.

Коточкыч янгынның фото-видеолары социаль челтәрләрдә таралды. Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, бинадан 70ләп кешене (50 турист һәм 20 хезмәткәр) эвакуацияләгәннәр. Тиз арада бинаны ташлап чыгарга кирәк булу сәбәпле, кешеләрнең кайберләренә яланаяк чыгып йөгерергә туры килгән.

Әлеге минутларда кунакханәнең тулысынча янып бетүен хәбәр итәләр.

Кунакханә «дүрт йолдызлы».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар