Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда көндәшен үтереп, җенес органын кисеп ташлаган ир-атны хөкем иттеләр

news_top_970_100
Чаллыда көндәшен үтереп, җенес органын кисеп ташлаган ир-атны хөкем иттеләр
"Татар-информ" архивы

Татарстан Югары суды Чаллыда яшәүче 49 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарды. Ул ГЭС бистәсендә аеруча вәхши ысул белән кеше үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Суд бу кешене 13,5 елга каты режимлы колониягә озатты. Ул зыян күрүче якка мораль зыян өчен миллион сумнан артык түләргә тиеш була.

37 яшьлек ир-ат мәетен фатирда табалар. Аның җенес органы кисеп алынган, башы имгәнгән була. Тикшерү барышында ачыкланганча, фатир хуҗабикәсе янына моңа кадәр бергә яшәгән ире килә. Ир-ат хуҗабикәдән әҗәткә акча сорап тора. Ләкин ул хуҗабикәнең яңа сөйгәненең тәртибен ошатмый.

Кунак ир-ат исерек була, ул көндәшен чүкеч һәм металл торба белән кыйный. Көндәш үлгәч, җенес органын кисеп ала. Аннары, көч кулланып, хуҗабикәне һәм аның балигъ булмаган баласын өйдән алып чыгып китә. Хатын иртән генә өйгә кайта һәм кан эчендә яткан мәетне күреп ала. Ул полиция чакыра.

Үтерү кораллары җинаять урынында табыла. Кисеп алынган җенес органын урамда – балалар бакчасы янындагы чыршы төбендә күреп алалар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100