Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда көндәшен балта белән чапкан ир-атның элеккеге хатыны: «Әти түгел ул, тиран»

news_top_970_100
Чаллыда көндәшен балта белән чапкан ир-атның элеккеге хатыны: «Әти түгел ул, тиран»
"Татар-информ"

23 сентябрьдә Татарстанның Югары судында Чаллыда булган җинаять турында эшне карыйлар. Хөкем ителүче Алмаз Маликов элеккеге хатынының яңа сөйгәнен балта белән чабып үтерә, аңа кадәр корбанына сугышчан этен һөҗүм иттерә. Хәзер судта Алмазның элеккеге хатыны чыгыш ясаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Алмаз Маликов 2021 елда 10 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә. Ләкин суд карарына апелляция бирелә.

Хәзер судта Алмаз Маликовның элеккеге хатыны – мәрхүм ир-атның сөйгәне чыгыш ясый. Алар, дәүләт гаепләүчесе белән икесе, үтерү буенча эпизодка «аеруча вәхшилек» белән дигән төшенчәне кертергә сорый. Соңгы хөкем карарында бу төшенчәне суд төшереп калдырган булган. Маликовның элеккеге хатыны, моны өстәү һәм срокны арттыру өчен нигез бар, дип саный.

«Ул яхшы әти түгел, ул – физик һәм психологик тиран. Ул өйдә кисәк кенә үзгәрә, мине кыйнады, психологик яктан бастырып торды. Мин укудан яки эштән кайткач, ул букмекерлык контораларына китә иде. Бу вакыйгалар вакытында күргән хәлләрдән соң, минем кызым ир-атлардан курка. Мин аны гомерлеккә хөкем итәргә кирәк дип саныйм. Ул миңа һәм минем балаларыма куркыныч тудыра», – ди бу хатын.

Маликовның адвокаты исә аңа балалары белән очрашырга бирмәү сәбәпле җәнҗал чыкканын әйтә. Балтаны ул элеккеге хатынының яңа сөйгәне – Егор Бабенконы куркыту өчен генә алып килә. Амур исемле эт тә стресс булганга күрә Егорга ташлана, Алмаз аны туктатмакчы була, ди адвокат.

Дәүләт гаепләүчесе хөкем ителүчене 21 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын сорый.

Киләсе утырышта Алмаз Маликовка соңгы сүз әйтү мөмкинлеге биреләчәк.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның сентябрендә Маликов элеккеге хатыны һәм аның яңа сөйгәне Егор Бабенконы урамда саклап тора. Хатын машинадан чыккач, Маликов йөгереп килә, машина тәрәзәсен вата. Бабенко машинадан чыгарга өлгерә, тик качып китә алмый, аңа эт һөҗүм итә. Эт Егорны аяктан ега, йөгереп килеп җиткән Маликов аңа балта белән суга, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100