Чаллыда яшәүче Игорь белән Ольга гадәти булмаган туй ясаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Алар язылышу тантанасына велосипедка утырып килгән.
Кунаклар да туйда велосипедларда булган.
Ольга борчаклар төшерелгән ак күлмәк, Игорь буй-буй күлмәк белән джинс чалбар кигән, диелә хәбәрдә.