Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-ат Усманов урамындагы сәүдә үзәгенә кибеткә килгән. Кирәк әйберләрен сатып алып, кулына пакетлар тотып урамга чыккач, ул 2020 елгы Datsun автомобилен парковкада тапмаган. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр иткән.
Хокук сакчылары машинаны 42нче комплекстагы кибет янында тапкан. Автомобиль төзек хәлдә булган. Ачыкланганча, машинаны урлап алып киткән 44 яшьлек ир-ат моңа кадәр хөкем ителгән, ул 45нче комплекста яши.
Аңа карата Россия Җинаять кодексының 166нчы маддәсе 1нче өлеше («Урлау максатыннан башка автомобильне законсыз рәвештә үзләштерү») буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.