Чаллыда кеше яручы булып эшләүче Ливан табибы: «Хатын-кызга хөрмәтсезлек гаҗәпләндерде»
Ливаннан Аззам Эль Айюби 30 елдан артык үз иленнән читтә яши. Ул Казан медицина университетында укыган. Күп балалы гаиләсе бар. Без Чаллының БСМП патологоанатомия бүлегендә эшләүче чит ил кешесе белән аралаштык. Патологоанатом рус телендә бик иркен сөйләшә, дип яза «Челнинские известия» журналисты Ләлә Гайфутдинова.
Аззам Хәсәнович, сез үзегез теләп табиб булдыгызмы, әллә әти-әниегезнең теләгеме?
Безнең гаиләдә 14 бала, мин – бердәнбер табиб. Үз һөнәремә шактый озак килдем. 90нчы елларга кадәр Триполи шәһәрендә яшәдем һәм университетта инженер булырга укыдым, аннары социаль фәннәр факультетына күчтем. Ливанда сугыш башлангач, яшьләр махсус бюро аша башка илләргә укырга китте. Мәсәлән, абыем Мәскәүдә яши башлады. Мин 9 яшьтәшем белән Россиягә киттем. Безгә Казанга, Самарага, Ростовка яки башка шәһәрләргә барырга тәкъдим иттеләр. Без – мөселманнар, шуңа күрә, икеләнмичә, Казанны сайладык һәм 1991 елның сентябрендә медицина институтының беренче чит ил студентлары булдык.
Дипломны алу сезнең өчен 10 елга сузылган булуы дөресме?
(Елмая). Әйе, мин – стажлы студент. Гарәп һәм латин телләреннән башка телләрне белми идем һәм беренче елны югары уку йортының әзерлек бүлегендә рус телен нульдән үзләштерә башладым. Ул бүлек ливанлылар өчен махсус төзелгән иде. 3 ай томан эчендә кебек булды, сүзлек запасын тулыландыруда кыенлыклар кичердем, ә аннары җайлырак була башлады. Аннары уку башланды, бик авыр булды, әмма барысын да кичердем. Уку өчен түләгән ата-аналар хакына укыдык. Дәвалау факультетында минем өчен иң җиңел дисциплина – анатомия иде, чөнки барлык терминнар да таныш латин телендә. Барлык баскычларны да үттем: ординатура, интернатура. Укытучыларга, курсташларга рәхмәтлемен. Медицина университеты дипломы миңа Россиядә генә эшләргә хокук бирә. Шуңа күрә Ливанда табиблык практикасын алып бару өчен, миңа тагын 3 ел махсус курсларда укырга туры килде һәм икенче дипломны 2002 елда алдым. Патологоанатом стажы – якынча 20 ел.
Сез ни өчен медицинаның нәкъ менә бу өлкәсен сайладыгыз, дигән сорау гаҗәпләндермидер дә?
Уку елларында мин гистология белән мавыктым, патанатомия дә миңа җиңел бирелде. Әлбәттә, күпләрне минем эшем кызыксындыра. Барысына да бертөрле җавап бирәм: «Монда да белгечләр кирәк». Мин – җиңел кеше, һәрвакыт алга барам, Казан һәм Актаныш моргларында эшләдем. Чаллыга 3 ел элек килдем һәм бер дә үкенмим – хезмәт хакы күбрәк, эш җайга салынган. Ковид эпидемиясенең авыр чорында без хезмәттәшләрем белән бик зур авырлык кичердек. Тәҗрибәле бүлек мөдире Әхнәф Бари улы Фәйзуллин ярдәме белән адаптация нормаль узды.
Патологоанатомның эше 2 өлешкә бүленә: аутопсия – үлгән кешенең тәнен ачу һәм биопсия – тере кешенең биоматериалын тикшерү. Шуңа күрә тәннәрне ачарга, алынган материалларны анализларга өйрәнергә кирәк, ә бу – 4 микрон калынлыктагы әгъза тукымаларының кисәкләре, алар буенча төгәл диагноз куела. Көненә 300 анализ да була. Кешегә диагнозны вакытында куйганнармы, дөрес диагноз куйганнармы, нинди катлаулылыклар булган – боларны ачыклау мөһим.
Үлгән кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиеш – ул да кеше, тик үлгән кеше. Бу очракта безне үлем сәбәбе кызыксындыра, башка бернинди хисләр дә юк. Препаратларны өйрәнү – җаваплы процесс, чөнки микроскоп аша күп нәрсәне күрергә мөмкин.
Сезне чит илдә иң ныгы нәрсә гаҗәпләндерде?
Минем өчен Россия чит түгел, мин монда Ливанда яшәгәннән озаграк яшим. Монда мин гомерлек мәхәббәтемне очраттым. Әмма әлегә кадәр спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, хатын-кызга карата хөрмәтсез мөнәсәбәт гаҗәпләндерә. Ливанда хатын-кыз – патшабикә. Шулай ук салкыннарга ияләшмәдем. Ливанда кыш – көз кебек, яңгырлы һава торышы һәм температура плюс 10 градус.
Ә булачак хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?
Университет таныштырды. Бишенче курста Альбинаны күрдем, ул миннән кечерәк, Пермь медвузыннан күчкән. Безнең төркемнәр бер аудиториягә эләкте дә мин аны күреп гашыйк булдым: «бу сөйкемле кыз – минем язмышым!» дидем. Ул тыйнаклыгы, назлы елмаюы белән аерылып тора. Көнләштем, мин аны ошатып йөрүемә бик тиз генә җавап бирмәде, ләкин мин сабыр идем. 3 ел очрашып йөргәннән соң, без Волжскида никах укыттык. Анда хатынымның әнисе яши, ә Казанда шаһитларсыз барып язылыштык. Фатир арендалап, аны түләр өчен, әти-әнием айга 200 доллар җибәрә иде.
Дөресен генә әйткәндә, хатынымның әнисе бердәнбер кызының чит ил кешесе белән никахына каршы иде. Ул мин аны Ливанга алып китәрмен дип курка иде. Ләкин әкрен генә миңа ияләште. Күрәсең, аның йөрәген эретә алганмын. Өстәвенә, ул – шәфкать туташы, һәм безнең сөйләшер сүзләребез күп иде. Без аңа чиксез рәхмәтле – ул безнең балаларыбызны үстерергә булышты. Бер-бер артлы улларыбыз туганда, мин әле университетта укый идем. Хәзер олысына – Ваэльгә – 23 яшь, ул КАИны тәмамлый. 22 яшьлек Сауд газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнде дә үзен һәм хатынын тулысынча тәэмин итә. Альбина белән табиблар династиясен кечесе – Мөхәммәт дәвам итәр дип өметләнәбез, аңа 14 яшь.
Чаллыда яшәү ошыймы?
Мин арендага алынган фатирда яшим. Җомга көнне, күчтәнәчләр белән, автобуска утырып, хатыным янына китәм. Ул кече улыбез белән Волжскида яши. Ул анда озак еллар әнисен карады. Миңа анда моргта эш булмады – ставкалар юк. Ял көннәрендә без зур өстәл артында бөтен гаилә белән очрашабыз. Альбина татар һәм ливан ашларын бик яхшы әзерли.
Сез хатыныгыз белән үз эшегез турында сөйләшәсезме?
Без пациентлар һәм башкаларның авырулары турында сөйләшмибез. Безнең бөтен эшебез серләрдән тора.
Гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?
Нигездә рус телендә. 2 ел гаиләбез белән Триполида яшәсәк тә, гарәп телен уртанчы улыбыз яхшырак белә: ул өстәмә рәвештә шөгыльләнде, дәресләр алды. Анда балалар дәүләт мәктәбенә йөриләр, инглиз һәм француз телләрен өйрәнәләр. Альбина акушер-гинеколог булып эшләде. Мин 1 ел терапевт булдым, аннары хастаханә янындагы гистология лабораториясенә эшкә урнаштым, чөнки, персонал җитмәү сәбәпле, бу өлкәдә эшләргә мөмкинлек туды, һәм мин бу өлкәгә шулай кереп киттем. Ул вакытта табиб уртача 2 мең доллар күләмендә хезмәт хакы ала иде. 2007 елда Ливанда сугыш башланды, һәм мин гаиләм өчен борчылдым, шулай без Татарстанга кайттык.
Ливан медицинасының Россия медицинасыннан аермасы нәрсәдә?
Медицина ярдәме – шәхси, һәм чыгымнарның күп өлешен эшчеләргә фирма түләгән страховка каплый. Әгәр дә иминиятләштерү юк икән, чыгымнарның 90%ы дәүләт тарафыннан түләнә. Ливанда «документация» төшенчәсе юк. Табибка пациентның карточкасы җитә. Авыруны кабул иткәндә, ул аңа күбрәк игътибар бирә. Россиядә күп вакыт «отчетлар»га, авырулар тарихларын тутыруга китә.
Чаллыда һәм Триполида нәрсәдән ешрак үләләр икәнен чагыштырып әйтә аласызмы?
Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары: инфарктлар, инсультлар, шулай ук яман шеш авырулары бертигез өстенлек итә. Триполи таулы җирдә урнашканга күрә, сәламәт яшәү рәвеше нәтиҗәсендә, анда 100 яшьлек һәм аннан да зуррак яшьтәге кешеләр күп.
Үлемгә шәхсән ничек карыйсыз?
Үлемнән куркуның мәгънәсе юк – бу котылгысыз. Без барыбыз да шуны аңлыйбыз: нәтиҗә бер генә – ни генә эшләсәң дә, барыбер үләчәксең. Гомумән, минем өчен тормыш һәм бәхет мәгънәсе – балаларда. Мин гаиләмне, туганнарымны бик яратам.
Туганнарыгыз ерак, сагынасызмы?
Һәр иртә туганнарымның смс-хәбәрләреннән башлана. Балачактан ук туганнар белән аралашу һәм ярдәм итү традициясен ата-аналар сеңдерде. Студент елларында минем хатлар аларга 3-4 ай бара иде. Ул вакытта почта бүлекчәсенә барып аларга шалтырата идем. 2-3 минут туганнарның тавышын ишетә идем. Әти-әни инде исән түгел, ә минем абыйларым һәм апаларым гаиләләре белән Ливанда, Германиядә, Австралиядә яшиләр. Елына 1 тапкыр әти-әни йортында очрашырга тырышабыз. Гомумән, Ливанда гаилә культы, якшәмбе көнне әти-әниләренә, әби-бабайларына кунакка йөриләр. Дүртәр-бишәр бала үстерәләр. Минем исәпләүләр буенча, безнең токымда гына да хәзер 5 меңгә якын кеше бар.
Безне укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
Кешенең сәламәтлеге аның бу мәсьәләгә шәхси мөнәсәбәтенә бәйле. Авырмас өчен һәм озак яшәр өчен, үзең турында үзең кайгыртырга тиеш. Мәсәлән, мин иртәнге 5тә торам, гимнастика ясыйм, сәламәт яшәү рәвеше алып барам, эшкә җәяү барам, атнага 1 тапкыр интервал белән ач торам – 14 сәгать ашамыйм.
Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемәсе