Чаллыда ишегалды себерүчегә, ике йортта яшәүчеләр җыелып, махсус техника бүләк иткән. Бу хакта социаль челтәрдәге «Татарстан хәбәрләре» сәхифәсендә язалар.
Бу йортларда яшәүчеләр ир-атның эшчән булуын, һәркөнне иртән ишегалдын ялт итеп чистартып куюы турында әйтә.
Ишегалды себерүче ир-атның бу игътибарга, эшләгән эшенә шул рәвешле бәя бирүләренә күңеле тулган. Ул, еларга җитешеп, рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Йортларда яшәүчеләрнең кешелеклелегенә сокланып комментарий калдыручылар арасында: «Бензин каян алачак? Үз акчасына сатып аламы?» – дип ачыклык кертергә теләүче дә табылган.
Биредә яшәүчеләр анысын да кайгырткандыр, дип ышанасы килә, кыш буена күпләп кар еш явып тормый ла.