news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда йөкле хатын этен коткарыр өчен бозлы суга сикергән

news_top

Чаллыда йөкле хатын этен коткару өчен салкын сулы елгага сикергән. Ашыгыч ярдәм табиблары аның гомерен саклап калган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итә.

34 яшьлек хатын-кыз 39 атна авырлы була. Аның эте үрдәк артыннан куып китә һәм боз астына төшеп, бата башлый. Хуҗа хатын бозлы суга сикерә. Ул 5 минут чамасы суда була, аннан соң үзе ярга чыга. Узып баручы ир-ат эткә судан чыгарга ярдәм итә.

Шаһитлар коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Хезмәтләр бик тиз килеп җитә. Ашыгыч ярдәм табиблары Миләүшә Сәләхова һәм Екатерина Елкина авырлы хатынның хәлен тотрыклыландыра һәм аны кичекмәстән КДМЦ перинаталь үзәгенә илтә. Бозлы суда 15 минут булган ир-атны да хастаханәгә илтәләр.

Эт тә исән калган, ә үрдәк, бәхеткә, зыян күрмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар