Чаллының 35 нче комплексында лифт тугыз кат очып төшкән. Әлеге вакытта кабина эчендә 2 бала һәм ир-ат булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Гаилә 20 минут капкында булган. Аннары лифт үзе 2 нче катка менгән, пассажирлар чыгарга өлгергән.
Күршеләр сүзләренчә, бу подъездда лифт белән проблема еш була. Алар, җәяү йөрү хәерлерәк, ди.