Уфада Чаллыдан алып килгән Люси исемле песи баласына операция ясаганнар. Бу мәче туганда ук гарип булып туган була.
Йомшаккайның сөякләрен катырып кую (артродезирование) операциясен Айрат Ришат улы җитәкчелегендәге бөтен хирургия бригадасы ясаган.
Британ токымлы, 2 айлык песи баласын аларга октябрь башында алып килгәннәр. Аңа «алгы аяклары патологиясе» диагнозы куела. Гади генә итеп әйткәндә, песи баласының аяклары йөргәндә туры басмаган, бөгелеп китә торган булган.
Операциядән соң тернәкләнү вакытында Люси Илизаров аппаратына охшаш махсус протез белән йөргән. Мондый конструкцияләрне ортопед үз куллары белән эшләгән. Хәзер ул җайланманы салдырганнар.
Люси үзен яхшы хис итә, рәхәтләнеп йөри, йөгерә һәм сикерә. Ул аны ярата торган хуҗаларда яши. Песи баласы үскәч, аңа тагын бер шундый операция кирәк булырга мөмкин, дип яза ветеринария клиникасы социаль челтәрдә.