news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда гаражда пылау пешергәндә биш кеше имгәнгән, берсе авыр хәлдә

news_top

Чаллыда «Гудок» кооперативындагы бер гаражда фаҗига булган, дип яза «Татар-информ».

Берничә кеше газ баллоны белән эшли торган газ плитәсендә пылау пешерә. Шул вакытта газ чыга башлый, һәм газ катнашмасы кабынып китә.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерелүләр булмаган, фаҗига турында экстрен хезмәтләргә хәбәр килмәгән.

Урынга «ашыгыч ярдәм» бригадасы килгән, әмма алар килгәндә, зыян күргән кешеләр гаражда булмаган инде, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Зыян күргән кешеләрнең бишесе дә Чаллының Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә үзләре мөрәҗәгать иткән. Берсенең башы яраланган, авыр хәлдә ята. Калган дүртесенең тәне пешкән, хәлләре уртача авырлыкта, дип бәяләнә.

Фото: © Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар