Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда элек бергә яшәгән кызының телефонын актарган егетне хөкем итәләр

news_top_970_100
Чаллыда элек бергә яшәгән кызының телефонын актарган егетне хөкем итәләр
"Татар-информ" архивы

Чаллыда көнче егет элек бергә яшәгән хатынының язышкан хатларын укыган. Хәзер аны суд хөкем итәчәк. Бу турыда, шәһәр судының матбугат хезмәтенә сылтама белән, «Челнинские известия» хәбәр итте.

Эш материаллары буенча, элек бергә яшәгән егет белән кыз машина салонында утыра. Егет кызның телефонын сорый, кыз бирми. Аннары егет телефонны тартып ала. Ләкин телефонда пароль була, егет аны карый алмый.

Соңрак егет аңлатканча, парольне вату өчен, ул сим-картаны тартып чыгара һәм үз телефонына куя. Аннары «Телеграм» каналда кызның шәхси хәбәрләрен укый.

«Хат язышу, телефоннан сөйләшү, почта, телеграф яки башка хәбәрләр серен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла һәм егет гаепле дип табыла. Ул үзе дә гаебен кире какмый. Хәзер бу кешегә дәүләт хисабына 10 мең сум штраф түләргә кирәк була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100