Чаллыда IT-паркта эшләүче ир-ат егылган хатынга ярдәм итәргә дип иелгән дә үзе үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
IT-парк территориясендә парковкада бүген иртәнге 8дә фаҗига була. Бөтен кеше эшкә ашыга. Шунда бер хатын егыла, башы белән бәрелә, һәм үзе тора алмый. Аңа ярдәм итәргә дип, бер ир-ат иелә. Аннары ул үлә. Шаһитлар дәшеп карый, ир-ат җавап бирми. Урынга килгән табиблар аның үлемен раслый.
Мәрхүмгә 55 яшь була, үлемнең якынча сәбәбе – йөрәге туктаган.
Имгәнгән хатынга 60 яшь, аны Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр. Аннары, табиблар карагач, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.