news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда дүрт көн элек югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр

news_top

Чаллының 2 нче «Комсомольский» полиция бүлеге хәбәрсез югалган балигъ булмаган баланы – 2010 елгы Терентьева Надежда Александровнаны эзли. Кыз 2025 елның 8 апрелендә өеннән (3/30/3, 1 подьезд) 19:54 сәгатьтә чыгып киткән, дип яза Чаллының «ВАСИЛИСА» эзләү-коткару отряды телеграм-каналы.

Кызның буе 165 см, ябык гәүдәле, күзләре соры-зәңгәр төстә, аксыл коңгырт чәчле.

Кара мехлы куртка, ак кофта, кара джинс чалбар кигән була.

Кызның кайда булуын белгән кешеләрнең 8 965 627-83-02 телефонына шалтыратуларын, яки «Челны Поиск Василиса» төркеме администраторы Екатерина Денисенкога шәхси хәбәрдә язуларын сорыйлар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2025
    Исемсез
    Кыз бала күпчелек очракта дус-ишләрендә кунып йөри, шулай гына була күрсен инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар