Бүген, 8 июльдә көндез, Чаллы шәһәренең Чаллы Яр бистәсендә Чулман елгасында 15 яшьлек үсмер баткан. Бу урын коену өчен җиһазландырылмаган булган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен вакыйга урынына Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары Марат Шрша чыккан.
Шәһәр прокуратурасы тикшерүне үз контроленә алган.
Фото: © Татарстан Прокуратурасы