Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда укытучы, йорт чатында мыскыл иткән өчен, судка биргән (Аңа 3000 сум түләгәннәр)

news_top_970_100

Чаллыда йортның мессенджердагы гомуми чатында бер укытучыны мыскыл иткәннәр. Бу хакта шәһәр судына сылтама белән «Челнинские известия» сайты яза.

Эш материаллары буенча, «WhatsApp» мессенджерында тиргәш чыга. Йортның гомуми чатында бер хатын-кыз укытучыга карата мыскыллы сүзләр яза. Укытучы да моны күз йомып калдырырга теләми. Ул «Мыскыллау» маддәсе буенча судка мөрәҗәгать итә.

Ул «катнашучылары күп булган чатта үзенә карата кеше алдында мыскыллы сүзләр язылганга күрә, кимсенүен, оялуын» әйткән.

Тик күршесе аннан гафу үтенмәгән. Зыян күргән хатын сүзләренчә, борчылудан аның авыруы кискенләшкән, түләүле клиникада уколлар алып дәваланган. Шуңа күрә мораль зыян өчен 4400, ә физик зыян өчен 5600 сум түләттерүне таләп иткән.

Суд укытучының таләпләрен өлешчә канәгатьләндерә. Гаепле хатын-кыз мораль зыян өчен 3000 сум түләргә тиеш булачак. Клиникада дәвалану өчен түләттерүдән баш тарталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100