Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер ир сөяркәсенең гаиләсе таркалган өчен ай саен 250 мең түләп барган

news_top_970_100
Чаллыда бер ир сөяркәсенең гаиләсе таркалган өчен ай саен 250 мең түләп барган
pxhere.com

Нотариус бүлмәсендә никах килешүен рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать иткән Чаллы хатыны гыйбрәтле дә, кызык та вакыйганы бәян итә. Ул студент улы өчен 7 миллион сумга фатир сатып алган. Иренә, ипотека алдым, дигән, ләкин бу – дөрес түгел. Әлеге вакыйга хакында «Челнинские известия»дә Лалә Гайфетдинова яза.

Чынбарлыкта, бу сумманы 45 яшьлек хатын бай һәм юмарт сөяркәсе ярдәме белән җыйган. Юрист янына килгән көнне аның кәефе искиткеч шәп була һәм ул, шатлыгыннан, язмышыннан ни дәрәҗәдә уңуы турында бәян итә.

8 ел элек Марина (геройларның исемнәре үзгәртелгән – ред.) хезмәттәшләре белән ресторанда Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтә, анда тагын бер төркем – ир-атлардан гына торган компания ял итә. Бию вакытында ул үзен ошаткан бизнесмен белән таныша, тегесе аның телефон номерын ала. Шуннан соң алар Равилнең фатирында очраша башлыйлар, хатын сүзләренә караганда, якыннарының берсе дә бу хакта белми. Ул ир-ат гаиләле, улы бар. Бизнесының уңышлы баруы аңа, үз гаиләсе өчен чыгымнардан тыш, сөяркәсенә кыйммәтле бүләкләр ясарга да мөмкинлек бирә. Язмышында мондый борылыш Маринаның күңеленә хуш килә, ул рәхәтләнеп күңел ача һәм иренә хыянәт итә, ә хәләле «өй тавыгы» була, хуҗалыкны алып бара, ашарга пешерергә һәм дачада эшләргә ярата.

2 елдан хатынының телефонына килгән СМС-хәбәр аша Маринаның ире очраклы рәвештә хыянәт турында белә һәм тавыш чыгара. Соңрак, ир белән хатын татулаша һәм бергә яшәүләрен дәвам итә. Бу хәлдән соң Марина үзенең мәхәббәт маҗараларын ныграк яшерә башлый, Равил белән сөйләшү өчен тагын бер телефон сатып ала.

Аның алдында исә ханым бүтән спектакль уйный. Ул сөйгәненә иренең аерылышу өчен гариза бирүен, фатирны алмаштыруын һәм үзенең бер бүлмәле фатирда калуын хәбәр итә. Бу вакытка Маринаның улы Казанга укырга китә. Сөйгәненең гаиләсе җимерелүдә үз гаебен сизеп, бизнесмен ай саен хатынның банк картасына 200-250 мең сум, кайчакта аннан да күбрәк, акча күчерә башлый.

Шул вакыттан башлап, гади төзелеш фирмасында эшләүче Марина үзенә брендлы киемнәр сатып ала, дуслары белән төшке ашны кыйммәтле рестораннарда ашый башлый. Ире һәм улы белән бик җиңел генә диңгезгә ял итәргә бара ала. Иренең, каян бездә мондый акча, дигән сорауларына: «Яхшы премия бирделәр» яки «Өстәмә әйбәт эш таптым», – дип җавап бирә. Ә дусларына башка төрле әкият сөйли, имеш, ире эшендә күптән көтелгән югары вазифага күтәрелгән. Һәрхәлдә, акча җитмәү сәбәпле конфликтлар гаиләдә туктый.

«Иганәче» эшмәкәр хәйләкәр сөяркәсенең гамәлләре турында тәки берни белми. Ханым бу еллар дәвамында исемнәрдә ялгышмас өчен тырыша, Равил шәһәр читенә романтик ялга чакырганда ире шикләнмәсен өчен «командировкалар» уйлап таба.

Улына фатир алып биргәннән соң, Марина үз иминлеген кайгыртып, никах килешүен рәсмиләштерә башлый, чөнки аерылышырга туры килсә, күчемсез милекне ире белән бүлешергә туры киләчәк. Ләкин ул ире белән аерылышырга уйламый. Шулай да, Равил хатыныннан аерылырга уйласа һәм үз янына яшәргә чакырса, әле нәрсә эшләячәген белмәвен әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100