news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер ир-ат пилмән урлыйм дип, киоскны баскан, аннары ризыкны юл буена ташлаган

news_top
Чаллыда бер ир-ат пилмән урлыйм дип, киоскны баскан, аннары ризыкны юл буена ташлаган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чаллыда 36 яшьлек ир-ат төнге «ауга» чыккан, дип яза «Челнинские известия». Ул туңдырылган ит ярымфабрикатлары сату киоскының тәрәзәсен ваткан һәм эчкә кергән. Анда ул 4 пакет товар җыйган – пилмән, кыстыбый, чебурек, мантый, десертка туңдырма алган. Шунысы бар: авыр пакетларны алып кайтып җиткерә алмаган, озак уйлап тормыйча, ул пакетларын юл кырыена ук ташлап калдырган.

Зыян 18 мең сумнан артык тәшкил иткән. Ташланган товарны узып баручы полиция хезмәткәрләре җыеп алган һәм алга таба тикшерү өчен бүлеккә китергәннәр.

Каракны пакетларда калдырылган бармак эзләре буенча тоткарлаганнар. Аңа «Урлау» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Тикшерү материаллары буенча, ир-ат беркайда да эшләми. Хөкем карары чыгарылганчы ул читкә китмәү турында подписка астында тора. Җинаять эше шәһәр судына җибәрелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар