Чаллыда парковкада тора торган машина түбәләреннән йөргән ир-ат видеокүзәтү камералары төшереп алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Сикерүчене 63 һәм 65 комплексларда күргәннәр. Шаһитлар видеоны социаль челтәрләрдә тарата.
Шәһәр халкы фикеренчә, бу ир-ат исерек булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.