Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер бакчачы кабан асрый: күршеләре бакчага зыян сала дип зарлана

news_top_970_100
Чаллыда бер бакчачы кабан асрый: күршеләре бакчага зыян сала дип зарлана
https://tatarstan24.tv/

.Чаллыдагы «Яблочко» бакчачылык ширкәтендә яшәүче ир-ат 30 сутый җирендә 13 кабан дуңгызы, 12 кәҗә, күркәләр, тавыклар һәм эт асрый. Күршеләре бу ир-аттан зарлана, хайваннар аларның уңышына да зыян китерә икән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте

«Алар уңышны кабаннар ашауга зарлана. Хайваннар койма аша да узып керә, астан казыйлар яки ничектер өстән керәләр, уңышны бетерәләр», – ди Элеонора Гомәрова.

Фәргать Хәсәнов исемле ир-ат сүзләренчә, санитария нормалары үтәлә, аның тирәсендәге күршеләр каршы түгел, хәтта имзалары да бар.

«Мин 12 мең сум пенсия алам, гомер буе эшләдем, хәзер дә яшәргә тырышам, шуңа күрә хайваннар тотам, бакча үстерәм. Тирес бакчага китә, күршеләр дә сорый. Хайваннар чиста, ис юк», – ди хуҗа кеше.

Ширкәт рәисе һәм бакчачылар бу проблеманы хәл итәргә тырыша. Алар экологларга, участковыйга мөрәҗәгать иткән. Прокуратурага һәм Тукай районының баш ветеринарына да шикаять язганнар.

«Койма бар, ләкин ул таләпләргә туры килми. Өстәвенә хайваннар иректә йөри, бу катгый тыела. Алар ябык бинада булырга тиеш», – ди Тукай районының баш ветеринары Ленар Хәйбуллин.

Хайваннарның инвентаре дә эшкәртелергә тиеш. Бакчачы бу кагыйдә бозуларны төзәтергә тиеш. Ширкәт рәисе белән очрашу вакытында хайваннар хуҗасы шарт куйган. Ул урамда асфальт юл ясасалар, хайваннар асрауны туктатачагын ышандыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100