Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бард, шагыйрь Альберт Таҗиев вафат булган

news_top_970_100

Чаллыда бард, шагыйрь Альберт Таҗиев вафат булган. 20 гыйнварда ул 60 яшьлеген уздырган була. Узган шимбәдә спорт кортында бадминтон уйнаганда, аның хәле начарлана. «Ашыгыч ярдәм» табиблары аңа ярдәм итә алмаган, ул алар килеп җиткәнче вафат булган, дип яза «Челниниские известия» сайты.

«Альберт – безнең Высоцкий исемендәге клубның ветераны, искиткеч музыкант, шагыйрь һәм искиткеч кеше иде. Дустым һәрвакыт оптимист булды, үзенең шат күңелле булуы, юморы һәм бары тик яхшыга гына ышануы белән безне дә дәртләндереп торды. Без аның белән гел бер дулкында булдык, бергә уздырган концертларны санап та бетерерлек түгел, тормыш, иҗат һәм яңа программалар турында күпме сөйләштек. Ул җырда, музыкада яшәде, бик күп әсәрләр авторы. Альберт музыкага булган мәхәббәтен кызларына да тапшыра алды, алар хәзер Санкт-Петербург симфоник оркестрында уйный. Чын дусларны югалту бик авыр, аңа әле яшисе дә яшисе иде... Авыр туфрагы җиңел булсын. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булыр...» – дип сөйләгән Высоцкий исемендәге клубны оештыручы һәм җитәкчесе Александр Василенко.

Альберт Таҗиев белән Комаров урамындагы морг янында хушлаштылар. Аны шәһәр зиратына җирләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100