Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда авариядә имгәнүчеләр үлгән гаепле кешенең тол хатыныннан акча таләп итә

news_top_970_100
Чаллыда авариядә имгәнүчеләр үлгән гаепле кешенең тол хатыныннан акча таләп итә
"Татар-информ" архивы

Чаллыда авариядә имгәнгән кешеләр шушы аварияне китереп чыгарган ир-атның хатыныннан компенсация таләп иткән. Бу турыда «Челнинские известия» шәһәр судының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Эш материаллары буенча, авария китереп чыгарган ир-ат үзе дә имгәнә һәм берникадәр вакыт узгач үлә. Икенче яктан ир белән хатын, аларның балигъ булмаган балалары имгәнә. Алар җитди зыян күргән, хәзер дәвалану таләп ителә. Шуның өчен аларга акча кирәк.

Зыян күрүче як авария китереп чыгарган ирнең тол калган хатыныннан акча таләп итә. Өлкәннәрнең һәрберсенә 150шәр мең сум, балалар һәрберсенә 100әр мең сум.

Суд ачыклаганча, мәрхүм ирнең мирасы хатынына калган. Ләкин зыян күрүчеләр гаепле кешегә суд аша моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән. Шуңа күрә компенсация түләү дә мирас булып кала алмый. Шулай итеп компенсация түләү турында мөрәҗәгать канәгатьләндерелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100