news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машинасыннан пациент егылып төшкән

news_top

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Чаллыдагы «ашыгыч ярдәм» машинасыннан егылып төшкән пациент төшерелгән видео таралды. Бу хакта «Происшествия Татарстан» телеграм-каналы яза.

Публикация авторы сүзләренчә, 9 майда «ашыгыч ярдәм» машинасыннан ир-ат егылып төшкән.

12 май көнне Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе әлеге вакыйгага бәйле аңлатма бирде.

«Татар-информ»га Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, пациент исерек булган һәм үзен адекват тотмаган – медикларга һөҗүм иткән. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Полиция хезмәткәрләре белән бергә табиблар ир-атны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр, аңа госпитализация кирәк булмаган.

«Кызганыч, «ашыгыч ярдәм» фельдшерлары еш кына агрессив пациентлар белән очраша, һәм медицина хезмәткәрләренә, ярдәм күрсәткәндә, һөҗүм итү очраклары да була. Бу – нәкъ шул очрак», – диләр Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар