Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда апа белән сеңел үлгән, мәетләре фатирда 2 ел яткан

news_top_970_100

23 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә бер фатирда 2 хатын-кызның мумификацияләнгән гәүдәләре табылган. Алар бертуган апалы-сеңелле булганнар һәм бергә яшәгәннәр. Олысы – 1945 елгы, кечкенәсе – 1950 елгы, дип яза «Челнинские известия».

Басманың үз чыганакларыннан билгеле булганча, подъезд буенча күршеләре аларны күптән – 2 елга якын күрмәгән булганнар. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар кешеләр белән аралашмый торган булган, үзләренә кунакка чакырмаганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, өлкән яшьтәге 2 хатын-кыз чыннан да 2 ел элек вафат булган. Шул вакыт эчендә аларның гәүдәләре мумиягә әверелгән. Хәзер булган хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.

Мондый очраклар бик сирәк булса да, кайвакыт килеп чыга. Бервакыт Чаллыда мумификацияләнгән рәссамны подъездда капиталь ремонт башлау нәтиҗәсендә генә тапканнар иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 сентябрь 2024
    Исемсез
    Квартплата тулэмэгэч ТСЖдан бурыч сорап килмилэр икэн 😏😏😏.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100