Чаллыда Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе хезмәткәрләре тешли торган төлке тотканнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
«Прибрежный» паркында кыргый төлкене тотуда оператив һәм оешкан рәвештә эшләгән өчен шәһәр хезмәтләре белгечләренә рәхмәт белдерәм. Дуслар, шулай да, алга таба да урамда, бигрәк парк-урман зонасында йөргәндә уяу булуыгызны сорыйм!» – дип язган үз аккаунтында Үзәк районы администрациясе башлыгы Фидәрис Хәбибуллин.
Искәртеп үтик, узган ялларда «Прибрежный» паркында кыргый төлке алты кешене тешләде. Өч олы кеше һәм өч бала зыян күргән. Барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.