news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 85 яшьлек әбинең уч төбенә бәрәңге зурлыгында шеш үскән

news_top

Чаллыда БСМПның травмпунктында 85 яшьлек әбинең уч төбеннән бәрәңге зурлыгында шеш кисеп алганнар. Бу шеше аның кулында 13 ел буе үскән.

Хатын-кыз сүзләренчә, шеш булгач, бәрәңге әрчүе кыенлашкан. Травмпункт мөдире Сергей Алексеев бу шешнең липома булуын шундук аңлый. Бу – яман шеш түгел, ул артык май тукымаларының туплануы һәм тыгызлануы аркасында үсә.

Шеш нәкъ тире астында була, тик «тәпие» озын була һәм сеңергә кадәр үк төшкән була. Бу исә операцияне катлауландырган. Әмма хирург барысын да төгәл һәм профессиональ эшли – анестезия ясый, тирене кисә, шешне чыгара, яраны тегә.

Операция 25 минут бара. Табиблар шешне гистологик тикшерүгә җибәргән, дип яза телеграмда KazanFirst.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар