news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 5 яшьлек бала вафат булган

news_top

Чаллыда 5 яшьлек бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган, дип яза «Челнинские известия».

Әни кеше социаль челтәрләрдә баласының үлеме турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, сишәмбе, 17 мартта, балада ОРВИның беренче билгеләре барлыкка килгән. Температурасы 38,5 градуска кадәр күтәрелгәч, әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар килгәнче температура 37 градуска төшкән. Баланы тыңлап караганнар — үпкәләрендә тавыш булмаган. Әни кеше әйтүенчә, медиклар, имеш, хастаханәгә барудан баш тартырга һәм өйдә дәвалануны дәвам итәргә тәкъдим иткән. Әмма 19 март кичендә баланың сулыш алуы авырайган, ул агарынган.

«Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм бригадасы укол ясады, шуннан соң бала буыла, аңын югалта башлады, кулларымда килеш күзләрен әйләндерә башлады. Кулыма күтәреп ашыгыч ярдәм машинасына алып килдем. КДМЦга барып җитә алмадык… Инде шок бүлегендә терелтергә тырыштылар, әмма соң иде», — дип язган әни кеше

Әлеге очрак турында Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте аңлатма биргән. «Ашыгыч ярдәм бригадасы килгән вакытта бала бик авыр, критик хәлдә була. Кинәт начараю медицина хезмәткәрләрен чакырганчы ук була. Табиблар шунда ук ярдәм күрсәтә башлый. КДМЦ белгечләре белән берлектә барлык кирәкле реанимация чаралары үткәрелә. Кызганычка, табибларның тырышлыгына һәм барлык мөмкин булган ысуллар кулланылуга карамастан, баланы коткарып булмый. Баланың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз — бу зур югалту», диелә хәбәрдә.

Үлемнең төгәл сәбәпләре патологоанатомик тикшерүдән соң билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар