Чаллыда 13 яшьлек кыз үзенә кул салган. 17.00 сәгатьтә эштән кайткан әниләре швед стенасында кызларының мәетен таба, дип яза «Челнинские известия».
Ул бернинди язу да калдырмаган. Ул тулы гаиләдә үскән кыз булган. Моңа кадәр гаиләгә, 7 класста укыган бу кызга карата мәктәптә, күршеләреннән ниндидер дәгъвалар булмаган. Кызның аралашучан булмавы, бары тик бер генә дус кызы булуы билгеле.
Җинаять эше кузгатылган.