Чаллыда заводта эшләүче 46 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булу турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Аңа 3 көн дәвамында хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән аферистлар шалтыраткан. Алар хатын-кызны банк картасындагы акчаларын «мошенниклардан коткарырга кирәк» дип ышандырган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Хатын-кыз аферистларга ышанган һәм алар кушанны эшләргә булган. Ул, ярдәм сорап, 10 нчы сыйныфта укучы улына мөрәҗәгать иткән. Малай әнисенең телефоныннан мобиль кушымта аша мошенниклар кушкан «куркынычсыз счетка» 130 мең сум акча күчергән.
Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше ачылган. Хатын-кызга Чиләбе өлкәсендә теркәлгән номерлардан шалтыратулары ачыкланган.